Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр


Назад к списку

Гыймаев Радик

Вазыйфагыз: “Татарстан хәбәрләре” тапшыруының хәбәрчесе

Туган көнегез: 1977 елның 8нче феврале, Тукай районы 

Балачакта кем булырга теләгән идегез: табиб, соңрак мөгаллим, тагы да соңрак ТВ дикторы (бәхеткә, соңгы икесе тормышка ашты). 

Белемегез: югары, Алабуга дәүләт педагогия институты, татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле укытучысы (чит телне елдан артык мәктәптә укытырга туры килде). 

Телевидениегә ничек эләктегез: 2001 елда “Чаллы” телерадиокомпаниясендә уздырылган конкурста “Күңел” радиосы ди-джее итеп алдылар, ике айдан яңа телевидение проекты - “Хәерле иртә, Чаллы!” тапшыруын алып баруга билгеләделәр. Соңгы елларда “Яңалыклар” программасы мөхәррире һәм алып баручысы идем. 2007 елның сентябреннән "Татарстан - Яңа Гасыр"га күчәргә тәкъдим иттеләр. Гаиләм белән киңәшләшкәннән соң, риза булдым. 

Иң яратканыгыз: билгеләгән эшләрнең план нигезендә зур каршылыкларсыз тормышка ашуы.  

Нәрсә ачуыгызны чыгара: вәгъдәсен үтәмәгән кешеләр, салкын һава торышын яратмыйм. 

Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: сиңа билгеләгән эшне тел-теш тидермәслек итеп башкару, гәрчә һәркемгә дә берьюлы ошау мөмкин түгел. 

Хыялыгыз: оныкларым минем белән горурлансыннар иде. 
Тормыш максаты: гаиләмнең мәнфәгатьләрен кәнәгатьләндерү, балалар киләчәген ныклы итү. 

Тормышта иң зур уңышыгыз: Ходай тарафыннан күңелем яткан эшне башкара алу мөмкинлеге бирелде. Мондый бәхет күпләргә тәтеми бит. 

Күңелегезне төшергән иң зур нәрсә: андый вакытлар була инде ул, бәхеткә, күңелдә сакланып калмыйлар. Организм үзен-үзе саклый, ахыры. 

Мавыгуларыгыз: артык мавыгулар юк, башны ял иттерүче комедияләр карарга яратам, тиз укылучы “кесә китаплары”н. 

Тормыш мәгънәсе: 2007 елның февралендә улым Камил туу белән дөнья аның тирәсендә әйләнә башлады. Сабый белән бергә тормыш мәгънәсе дә үзгәрә икән... 

Гаилә хәле: өйләнгән, тормыш иптәшем, гомерем чәчәге - Лилия.  

Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: ни генә булмасын, тормышыгызда үзгәрешләр күзәтелмәсен, барысы да яхшы булачак. 

"Татарстан - Яңа Гасыр" тамашачыларына теләкләрем... гомер юлыгызда уңышсызлыклар азрак очрасын. Планнарыгыз изге икән, алар тормышка ашсыннар. Моның өстенә сәламәтлек тә зарланырлык булмасын, шул чакта сезнең һәммәсе ал да гөл булыр.