Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр


Назад к списку

Әлфинур Хисами

Вазыйфагыз: "Күчтәнәч" тапшыруының алып баручысы.

Туган көнегез: 1952 елның 1нче мае, Татарстанның Апас районы Урта Балтай авылы.

Балачакта кем булырга теләгән идегез: табибә.

Белемегез: югары.

Телевидениегә ничек эләктегез: Рөстәм Фатыйхов ярдәме белән.

Иң яратканыгыз: эшем үзем теләгәнчә барып чыкса, бик сөенәм.

Нәрсә ачуыгызны чыгара: битарафлык, эленке-салынкы йөрү.

Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: туктаусыз эзләнү, һәрдаим үсештә булу.

Хыялыгыз: Бик зур хыялым бар!

Тормыш максаты: кеше булып калу.

Тормышта иң зур уңышыгыз: әле ирешелмәгән.

Мавыгуларыгыз: бакчада казынырга яратам.

Тормыш мәгънәсе: балаларда.

Гаилә хәле: кияүдә, ике балам бар.

Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: сабыр булыгыз.

"Татарстан – Яңа Гасыр" тамашачыларына теләкләремБезнең белән калыгыз һәм туры сүзле булыгыз. Үзегезнең киңәш-тәкъдимнәрегез белән уртаклашыгыз.