Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр


Назад к списку

Ландыш Хөсәенова

Вазыйфагыз: "Манзара" тапшыруының алып баручысы

Туган көнегез: 3нче апрель,1984нче ел. ТР Әгерҗе районының Кырынды авылы.(Село Крынды Агрызского района)

Балачакта кем булырга теләгән идегез: укытучы, табиб, иң зур хыялым - “Әлли-бәлли-бәү” тапшыруын алып баручысы булу иде. Өебездәге өч яклы көзге (трельяж) күп әкиятләр ишетте,күпне күрде ул чакта!!!

Белемегез: югары.Удмурт Дәүләт Университетының тарих факультеты. 

Телевидениегә ничек эләктегез: кастингка килдем.

Иң яратканыгыз: ябалак-ябалак кар яуганын күзәтергә, китаплар укырга яратам.

Нәрсә ачуыгызны чыгара: гаделсезлек.

Сезнеңчә,професссиональлек нәрсә ул: эшеңне чын күңелдән яратып башкару.

Хыялыгыз: дөнья гизү.

Тормыш максаты: балаларны лаеклы кеше итеп тәрбияләү, үзеңнән соң яхшы эш калдыру.

Тормышта иң зур уңышыгыз: гаиләм.

Күңелегезне төшергән иң зур нәрсә: Аллага шөкер, әлегә андый хәлнең булганы юк.

Мавыгуларыгыз: театр, шигърият.

Тормыш мәгънәсе: балалар.

Гаилә хәле: кияүдә, кызыбыз Таңсылу.

Тормышның барлык очракларына да киңәшләрегез: Һәр мизгелнең кадерен белеп, күңелне төшермичә, ”барысы да яхшы булыр!” дигән девиз белән яшәргә.

“Татарстан-Яңа Гасыр” тамашачыларына теләкләрем... Һәр көнне елмаеп каршы алыгыз. Кояш нурлары йөзегездә чагылып, башкаларны да җылытсын.”Татарстан Яңа Гасыр” каналы белән бергә булыгыз.