Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Айда на ТНВ" Конкурс "Талант" Реклама


Назад к списку

Илнар Хөснуллин

Вазыйфагыз: «Манзара» тапшыруының алып баручысы

Туган көнегез: 1981 елның 15 гыйнвары

Балачакта кем булырга теләгән идегез: Төгәл генә әйтә алмыйм. Хәер, берара җырчы булырга да йөрдем, аннары дипломат. Һәрхәлдә, телевидение турында бер тапкыр да хыялланмадым.


Белемегез: Югары.


Телевидениегә ничек эләктегез: Башта яраткан хатынымны эштән каршы алырга килеп йөрдем. Соңрак төрле тапшыруларга катнашырга чакыра башладылар. Бер тапшырудан соң «Кара-каршы"га дәштеләр (ә хатын-кызга һәм телевидение җитәкчелегенә каршы килергә ярамый), менә хәзер «Манзара»


Иң яратканыгыз: Үземә ошаган бөтен әйберне яратам. Сез сорадагыз — мин җавап бирдем


Нәрсә ачуыгызны чыгара: Ялган. Монысын төгәл әйтә алам.


Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: Нәрсә эшләгәнеңне белеп эшләү. Кайберәүләр «яратып эшләү» дип әйтә. Анысы белән килешә алмыйм. Ярату ул әле профессиональлек түгел.


Хыялыгыз: Көн саен үзгәреп тора. Пенсиягә чыккач, беркемгә дә бәйле булмыйча, рәхәтләнеп ял итәргә телим менә соңгы вакытта. Арылган, күрәсең, бераз.


Тормыш максаты: Балаларны үземнән яхшырак кеше итеп тәрбияләргә. Җиңел түгел икән… Үземнән соң бурыч-әҗәт калмасын иде. Акча турында әйтүем түгел


Тормышта иң зур уңышыгыз: Алда булыр әле ул, Алла боерса


Күңелегезне төшергән иң зур нәрсә: Кешеләрнең сине аңламавы. Дөресрәге, ишетергә теләмәве


Мавыгуларыгыз: Спорт матчлары карау, машинада йөрү, калганнарын әйтергә оялам.


Тормыш мәгънәсе: Балалар икәнен аңлый башладым. Якыннарым сәламәт булсын дип телим.

Гаилә хәле: Өйләнгән, бер кыз, бер малай үстерәбез хатыным Ләйсән белән.
Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: Яныгызда ышанырлык, кул сузарлык кешеләр булсын. Туганнармы, дуслармы — барыбер. Иң мөһиме булсын алар.


«Татарстан — Яңа Гасыр» тамашачыларына теләкләрем: Кризис башыгызга үтеп керә күрмәсен. Калганы уза да китә ул. Хәер, мин аңлаганны башкалар аңлый да аңлый инде…


Васил Загитович интервью на татарском Минимисс Уткэннэр сагындыра. Концерт 26 апреля Кос-Химия достижений 2 КОС побеждаем в спорте, побеждаем в труде