Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр


Назад к списку

Кыямов Илдар

Вазыйфагыз: "Манзара" тапшыруының алып баручысы.

Туган көнегез: 1971 елның 11нче феврале, Чирмешән районы, Кара Чишмә авылы.

Балачакта кем булырга теләгән идегез: язучы, артист.

Белемегез: Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультеты, Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультеты.

Телевидениегә ничек эләктегез: иртәнге тапшырулар редакциясе чакыруы буенча.

Иң яратканыгыз: китапханәдә китаплар арасында эзләнү, музейларга йөрү, шәхси архивларны өйрәнү, туган як тарихы буенча китаплар уку.

Нәрсә ачуыгызны чыгара: хаксыз шелтә, аңларга теләмәү, тирә-яктагыларның тиешенчә бәяләмәүләре.

Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: кешеләр синең эшеңнән канәгать булганда, эшеңнең барлык нечкәлекләрен белгәндә һәм үз-үзеңә ышанганда. Камиллекнең чиге юк!

Хыялыгыз: глобаль проблемаларның хәл ителүе, Җир-Ананың чәчәк атуы, халыкларның бер-берсен аңлавы, сугышларның булмавы.

Тормыш максаты: үзеңнән соң яхшы исем, сәламәт буын һәм кешеләргә файдасы тиярдәй изге гамәлләр калдыру.

Тормышта иң зур уңышыгыз: ике югары уку йорты тәмамладым, вакытында өйләндем.

Мавыгуларыгыз: туган авылым тарихы, мәшһүр замандашларымның биографияләре, шигъри проза (миниатюралар), театр, музыка, җырлау.

Тормыш мәгънәсе: җаныңны пакь килеш саклау, дөнья бүләкләренә шатланып, Раббыбызга рәхмәтле булу.

Гаилә хәле: өйләнгән, улларым – Идел һәм Ихтыяр.

Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: һәрчак уңай фикерләр белән яшәгез, беркемне дә хөкем итмәгез. Кичерә белегез. Тормышны, кешеләрне ничек бар, шулай яратыгыз. Үзегезне яратыгыз. Барысы да Аллаһ Тәгалә кулында икәнлеген истә тотыйк.

"Татарстан – Яңа Гасыр" тамашачыларына теләкләрем… кызыклы тапшырулар, күңелле фильмнар, рәхәт очрашулар һәм яраткан каналыбызның озын гомерле булуын телим.