Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр


Назад к списку

Ляйсәнә Садретдинова

Вазыйфагыз: "Халкым минем..." тапшыруының авторы һәм алып баручысы.

Туган көнегез: 1966 елның 18нче сентябре.

Балачакта кем булырга теләгән идегез: табиб.

Белемегез: югары

Телевидениегә ничек эләктегез: чакыру буенча.

Иң яратканыгыз: рәсем ясау.

Нәрсә ачуыгызны чыгара: әкренлек, хәрәкәтсезлек.

Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: теләсә кайсы хәлдән чыгу юлын таба белү.

Тормыш максаты: файдалы булу.

Тормышта иң зур уңышыгыз: чираттагы максатыма ирешүем иң зур уңышым була.

Мавыгуларыгыз: вазалар, кувшиннар, карандашлар, иске фотосурәтләр җыям.

Тормыш мәгънәсе: тереклек итәргә түгел, яшәргә.

Гаилә хәле: кияүдәмен.

Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: Якыннарыгызны яратыгыз – алар да сезгә мәхәббәт белән җавап кайтарырлар.

"Татарстан – Яңа Гасыр" тамашачыларына теләкләрем… кояшның һәм җылылыкның күбрәк булуын телим.