Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр


Назад к списку

Гөлнара Тимуршина

Вазыйфагыз: "Прямая связь", "Татарстан без коррупции" тапшыруларының алып баручысы.

Туган көнегез: 27нче декабрь, Яшел Үзән шәһәре.

Балачакта кем булырга теләгән идегез: икътисадчы! Үземне һәрвакыт күзлек кигән, чәчен баш артына өеп куйган, зур имән өстәл артында агач чутта санап, амбар кенәгәләрен тутырып утыручы һавалы ханым итеп күз алдына китерә идем.

Белемегез: югары, Казан дәүләт университеты.

Телевидениегә ничек эләктегез: шалтыратып үземне телевидениедә эшләүчеләр рәтендә күрергә теләвемне әйттем. Мине күрергә теләп, кастингка чакырдылар. Баштан ук күңелем белән барысы да яхшы булачагына һәм үземнең мөмкинлекләремә ышандым. Менә шулай итеп эләктем дә инде "Татарстан - Яңа Гасыр"га.

Иң яратканыгыз: кирәкле булу! Һәрвакыт һәм һәркемгә! Иртән уйлаган эшләремнең кичкә үтәлүен яратам, тыгыз эш графигын, рәхәтләнеп эшләп аруны яратам.

Нәрсә ачуыгызны чыгара: ахмаклык, тупаслык.

Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: көндәшлектән курыкмаска. Өзлексез камиллеккә омтылырга. Өйрәнергә, һөнәреңнең даими рәвештә яңа якларын ачу, яңа күнекмәләр булдыру. 

Хыялыгыз: шәһәр читендә йорт, уңайлы автомобиль, ышанычлы ир. 

Тормыш максаты: һәрчак алга таба бару. Бүген кичәгедән яхшырак булды. Татарлар әйтмешли, "Алга!".

Тормышта иң зур уңышыгыз: алда әле.

Күңелегезне төшергән иң зур нәрсә: бәхеткә, булганы юк. Бәлки бу минем кешеләргә, үз-үземә, әйләнә-тирәмдә барган вакыйгаларга карашымнан шулайдыр. Американнар әйткәнчә, "минем проблемаларым юк, минем бары тик һичшиксез чыгу юлын табылачак хәлләр генә бар". Нәрсә генә булса да, башымны ташка ормыйм, әрепләшмим, йодрык какмыйм, аяк типмим.

Мавыгуларыгыз: бүлмә гөлләре, фитнес, Интернет.

Тормыш мәгънәсе: тормышның үзе өчен яшәргә. Тормыш – искиткеч. Картайгач бер максатсыз үткәргән еллар өчен үкенмәслек булсын...

Гаилә хәле: кияүдә түгел.

Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: Елама. Курыкма. Үкенмә.

"Татарстан - Яңа Гасыр" тамашачыларына теләкләрем… сәламәт һәм матур булыгыз! Бер бик акыллы кеше әйтмешли: "Әгәр син иртән үзеңне матур булуыңа ышандырсаң, кичен инде моңа бөтен кешеләр дә ышана". Ешрак елмаегыз! Безгә яхшы булганда, без елмаябыз. Әгәр инде безгә бик ук яхшы булмаганда елмайсак, бу кәефне күтәрер өчен сигнал була! Кәефегезне төшермәгез һәм мәрхәмәтле булыгыз!