Зәйтун Яркәев
Вазыйфагыз: «Күчтәнәч» тапшыруы алып баручысы
Туган көнегез: 1955 елның 13нче июне, Татарстанның Ютазы районы.
Балачакта кем булырга теләгән идегез: актер.
Белемегез: Казан театр училищесы.
Телевидениегә ничек эләктегез: теләк көчле иде.
Иң яратканыгыз: эшләнгән эштән соң бар дөньяңны онытып алу.
Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: эшеңә җаваплы карау.
Хыялыгыз: сәламәт булу һәм гомер буе яраткан эшемдә эшләү.
Тормыш максаты: кеше булып калу.
Мавыгуларыгыз: тәмле ашлар пешерергә яратам.
Тормыш мәгънәсе: кеше булып калып яшисе иде.
Гаилә хәле: өйләнгән, ике балабыз бар.
Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: сабыр булыгыз.
«Татарстан — Яңа Гасыр» тамашачыларына теләкләрем… Безнең каналны карагыз!
|