Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр


Назад к списку

Зөфәр Закиров

Вазыйфагыз: "Среда обитания" тапшыруының авторы һәм алып баручысы.

Туган көнегез: 1966 елның 10нчы апреле, Казан.

Балачакта кем булырга теләгән идегез: орнитолог.

Белемегез: Казан дәүләт университетының журналистика факультеты.

Телевидениегә ничек эләктегез: Радиодан килдем. 1990нчы еллар башында Үзәк телевидение өчен сюжет әзерләргә чакырдылар.

Иң яратканыгыз: укырга, табигатькә чыгарга, якыннарым белән аралашырга, сәяхәт итәргә яратам, кышкы кояшлы көннәр, җыйнак кына уңайлы кафеда иртәнге аш, яхшы грузин шәрабе, япон һәм Урта диңгез буе халыклары кухнясы ошый
.
Нәрсә ачуыгызны чыгара: мөмкинлекләрне махсус рәвештә күрсәтеп йөрү, заманча мода, тупаслык һәм әрсезлек.

Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: җаваплылык, төрле хәлдән чыгу юлын таба белү һәм табылган материалдан сыйфатлы продукт ясау.

Хыялыгыз: үзеңә ошаган эшне эшләү һәм аның тирә-юньдәгеләргә дә кирәк булуын тою.

Тормышта иң зур уңышыгыз: Шәхси планда – гаилә. Профессиональ өлкәдә - яраткан эшем һәм Россия журналистлар Союзының иң яхшы авторлык программасы өчен бирелгән премиясе.

Күңелегезне төшергән иң зур нәрсә: сәясәт

Мавыгуларыгыз: япон мәдәнияте

Тормыш мәгънәсе: бу хакта уйланганым юк. Еш кына бер мизгеллек максатларыбызны тормышның ниндидер бөек максаты дип кабул итәргә сәләтлебез. Бу һөнәрне сайлавыбыз, билгеле бер дәрәҗәдә, үзе үк җавап. Без мәгълүмат җыябыз, аны таратабыз, үзебезнең белгәннәребезне башкалар белән уртаклашабыз һәм файдалы булырга тырышабыз. Тормышның мәгънәсе, кыскача әйткәндә, танып-белүдә, җәмгыятькә файдалы булуда һәм гармониядә.

Гаилә хәле: өйләнгән. 

Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: кайчакта киеренкелектән чыгу һәм үз-үзең булып калу файдалы.

"Татарстан – Яңа Гасыр" тамашачыларына теләкләрем… күңел тынычлыгы һәм уңышлар.