Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр

Иҗтимагый-сәяси тапшырулар иҗат берләшмәсе

Берләшмәнең максаты - Татарстанның иҗтимагый-сәяси тормышы турында гади итеп, аңлаешлы тел белән сөйләү.

Өстенлекле милли проектларны кабул итү нәрсәгә кирәк? Җирле үзидарәгә нинди вәкаләтләр тапшырырга? Беренче карашка мондый төр сораулар һәр кешене дә кызыксындырмый кебек. Әмма, уйлап карасаң, әлеге проблемалар барчабызга да кагыла. Атна саен берләшмә журналистлары Рамил Гарипов, Юлия Казанцева, Гөлнур Хәбибуллина, Ләйсирә Фазлыева һәм режиссерлар Рифат Йосыпов, Миләүшә Камалова тапшыруларда тамашачыларга республика халкы тормышындагы мөһим вакыйгалар турында бәян итә.

"Среда обитания"  - тәҗрибәле журналист, генераль директор урынбасары Зөфәр Закировың авторлык проекты әйләнә-тирә мөхит һәм аның үзгәреше турында сөйли. Эфирга чыгу вакыты: шимбә, 18:00; кабатлау вакыты - чәршәмбе, 13:00.

Зөфәр Закиров


"Туган җир" - авылның хәзерге яшәеше турындагы тапшыру. Аның авторы һәм алып баручысы Рамил Гарипов. Эфирга чыгу вакыты: җомга, 20:30; кабатлау - сишәмбе, 11:30 һәм шимбә, 16:30.

Рамил Гарипов


"Канун. Парламент. Җәмгыять" һәм "Закон. Парламент. Общество" тапшыруларын карап, тамашачылар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эшчәнлеге турында белә ала. "Канун. Парламент. Җәмгыять" тапшыруының алып баручысы - Гөлнур Хәбибуллина. Эфирга чыгу вакыты: шимбә, 14:00. "Закон. Парламент. Общество" тапшыруының алып баручысы Матвей Апросин. Эфирга чыгу вакыты: якшәмбе, 14:00.

"Нәсыйхәт" рухи-мәгърифәтчел тапшыруында Ислам дине кыйммәтләре, төрле төбәкләрдәге мөселманнарның хәзерге яшәеше турында сөйләнелә. Эфирга чыгу вакыты: җомга, 11:00. 

 Иҗтимагый-сәяси тапшырулар иҗат берләшмәсе җитәкчесе: Рамил Гарипов 

 Телефон номеры: 8 (843) 570-50-24