Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр

Яшь ТНВ

БАЛАЧАК ИЛЕНӘ РӘХИМ ИТЕГЕЗ!


2009 елның сентябрь аенда "Татарстан – Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе эчендә балалар һәм яшьләр өчен аерым бер канал эшли башлады. Хәзер барлык балалар, үсмерләр һәм яшьләр тапшырулары "Яшь ТНВ" кысаларында эфирга чыга.
"Яшь ТНВ"ның үз генераль директоры бар. Аңа 10 яшь, исеме – Булат Хәйруллин. Һәр эш көнендә 14:15 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр "Яшь ТНВ" телеканалында татар һәм рус телләрендә балалар өчен иң яхшы тапшырулар, мавыктыргыч фильмнар, кызыклы мультфильмнар һәм спектакльләр тәкъдим ителә.

"Яшь ТНВ"ны балалар һәм яшьләр тапшырулары иҗат берләшмәсенең баласы дип атарга мөмкин. Әлеге редакция - ул телеканалның иң яшь, хәрәкәтчән телеканалы. Бирегә "телевидениене ясарга" өйрәнергә теләүче мәктәп балалары һәм яшьләр килә.  Хәзер инду бу программа "Тамчы-шоу" интеллектуаль күңел ачу викторинасына үсеп җитте. Татарстан мәктәпләре җыелма командалары анда катнашып җөмһүриятнең иң акыллы укучылары исемен яулый. Тапшыруда катнашыр өчен, ныклап әзерләнергә кирәк, чөнки алып баручы Марсель Әхмәдуллин төрледән-төрле сораулар яудыра: татар милли йолаларын да, урта гасырдагы Европа диңгезчеләренең ачышларын да сорый. "Тамчы-шоу" эфирга дүшәмбе көннәрендә 14 сәгать 45 минутта, кабатлап якшәмбедә 10:00 сәгатьтә чыга. 

Татар сабыйларының иң яраткан алып баручылары - Дәү әни белән Дәү әти дә - Балалар һәм яшьләр тапшырулары иҗат берләшмәсендә "яши"."Күчтәнәч" тапшыруын редактор Резедә Хәсәнова ("Һава торышы" алып баручысы), режиссер Әлфинур Фатыйхова, оператор Илдар Шәмсетдинов һәм, әлбәттә, алып баручылар Әлфинур Хисами һәм Зәйтүн Яркәевләрдән торган дус-тату коллектив әзерли. Көн саен дүшәмбедән алып җомгага кадәр 14:30, 18:00, 21:00 сәгатьтә Дәү әни һәм Дәү әти нәни тамашачыларга кызыклы әкият сөйләп иң татлы күчтәнәч - татарча мультфильм бүләк итә. Аларга Йомшак кушаматлы песиләре дә ярдәм итә.



"Күчтәнәч"

"Хочу мультфильм!" балалар һәм яшьләр иҗат берләшмәсе коллективының тагын бер иҗат җимеше. Әлеге тапшыруда балалар Кеня исемле көнгерә белән кызыклы әйберләр ясарга өйрәнә, әйләнә-тирә мохит турында күбрәк белә һәм яраткан мультфильмнарын да карый ала. "Хочу мультфильм!" эфирга һәр эш көннәрендә 14:15, 18:15, 21:15 сәгатьләрдә чыга.


Менә инде 8 ел "Яшьләр тукталышы" тапшыруы татар музыкасы яңалыклары, кызыклы шәхесләр, кыскасы, татар яшьләре тормышы турында сөйли. Программаның геройлары - үзенчәлекле һәм милли тамырларына битараф булмаган яшьләр. "Яшьләр тукталышы" эфирга һәр якшәмбе 10:30 сәгатьтә чыга. Алып баручылар - Венера һәм Алмаз.

2010 елның премьерасы - "Мәктәп" тапшыруы. Заманча мәктәпне нинди сораулар борчый. Укытучы һәм укучы арасындагы мөнәсәбәтләр? Гомумән, үзегез укыган татар мәктәбен күрәсегез киләме? Рәхим итеп, "Мәктәп" тапшыруын карагыз!


Балалар һәм яшьләр тапшырулары иҗат берләшмәсенең баш мөхәррире: Рамилә Сәхабетдинова

Телефоны: (843) 570-50-33