Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр

"ТНВ-Планета" – Россия Федерациясенең төрле регионнарында, БДБ илләрендә, чит төбәкләрдә гомер кичерүче, Татарстанны тарихи ватаны дип исәпләүче күпсанлы милләттәшләребезне берләштерүче мәдәни-мәгърифәтче спутник телеканал. (2002 елгы халык исәбен алу буенча, Россиядә 5,5 млн татар халкы яши. Барлыгы илдә 7,5 млн татар халкы исәпләнә).


"ТНВ-Планета"  телеканалының максаты – бөтен Россия һәм галәм дәрәҗәсендә Татарстан республикасын таныту:

  • регионның күәтле икътисадын, мәдәниятен һәм спорт потенциалын яктырту;
  • татар телен һәм милли традицияләрне саклап калу;
  • Россия территориясендә һәм чит төбәкләрдә яшәүче татар диаспорларнын берләштерү, аларның мәдәни һәм рухи байлыкларын яңарту.

"ТНВ-Планета" каналы тәүлек буе эшли. Телевизион программа нигезендә 8 сәгатьлек блоклар ята. Блокта ТНВ каналының татар телендә булган иң яхшы спектакльләре, концертлары, фондта сакланучы тапшырулар урын алган.


Шулай ук каналда татар һәм рус телләрендә федераль форматта "Яңалыклар", "Татарлар" тапшырулары (атнага 5 тапкыр) планлаштырылган. "Татарлар" тапшыруында Республикадан читтән яшәүче татарларның тормышлары яктыртылачак.


"ТНВ-Планета" телеканалы ачык режимда ABS спутнигыннан кабул ителә. "ТНВ-Планета" каналын "НТВ-плюс" (пакет "Базовый"), "Триколор ТВ"(пакет "Оптимум") абонентлары карый ала. Бүген "ТНВ-Планета" каналының башка кабель челтәрләрендә теркәлүе буенча килешүләр алып барыла. "ТНВ-Планета" телеканалының эшчәнлеге интернет челтәрендә дә яктыртылачак.


2012 елның 15нче июненнән башлап "ТНВ-Планета" каналы үз эшен башлап җибәрә. 

2012 елның 30нче августыннан канал планлы рәвештә эшли башлый.


"ТНВ-Планета" каналын көйләү буенча тулырак мәгълүмат - безнең сайтыбызның "О компании/настройки" бүлегендә.