Онлайн трансляция

Свернуть

Әтәч гөмбәсеннән көзге салат рецепты

Әтәч гөмбәсеннән көзге салат рецепты

https://tnv.ru

22 Сентябрь 2023, 17:40

109

0

Әтәч гөмбәсеннән көзге салат рецепты
Гөмбә сезоны гөрләп барган чорда көзге тәмле салат рецепты белән бүлешәбез әле.

Салат ясар өчен кирәк булачак:

- Әтәч гөмбәсе
- Шампиньон  
- Бәрәңге
- Салат яфраклары
- Руккола
- Чери помидоры
- Тоз, борыч
- Йогурт

Кечкенә бәрәңгеләрне зур булмаган кисәкләргә бүләбез, шампиньоннны өчпомаклап, ә әтәч гөмбәсен ике өлешкә бүлеп турыйбыз. Еш кына әтәч гөмбәсеннән әче тәм килә, бу очракта аларны 15-20 секундка кайнаган суга салып алырга кирәк. Чери помидоры урынына гадәти томат та кулланырга мөмкин. Шуннан соң барысын да кызгылт төс кергәнче табада кыздырабыз. Беренче бәрәңгене, иң соңыннан гына шампиньонны салабыз. Тоз, борыч өстибез. Аерым савытта салат, руккола, томатны тоз һәм йогурт салып болгатабыз. Һәм барлык сый-нигъмәтне бер тәлинкәдә матур итеп урнаштырабыз. Өстенә укроп мае да салабыз. Тәмле булсын!

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров