Онлайн трансляция

Свернуть

Кукмарада борынгы Җәмигъ мәчетен төзекләндерәчәкләр

Кукмарада борынгы Җәмигъ мәчетен төзекләндерәчәкләр

https://tnv.ru

12 Апрель 2024, 11:45

271

0

Кукмарада борынгы Җәмигъ мәчетен төзекләндерәчәкләр
Кукмара районының Мәчкәрә авылында беренче Җәмигъ мәчете төзекләндереләчәк. Мәдәни мирас объекты XVIII гасыр ахырында төзелгән.

Төзекләндерү эшләренең бәясе 91,7 млн сум дип бәяләнә. Аларны 2024 елның 1 декабренә кадәр тәмамларга планлаштыралар. Комплекс түбә ремонтлауны, декоратив элементларны, суүткәргеч, канализация, җылыту, вентиляция, яктырту, видеокүзәтү һәм башкаларны үз эченә ала. Моннан тыш, территорияне төзекләндерү планлаштырыла. Бу хакта дәүләт сатып алулары порталындагы мәгълүматтан күренә, дип яза "Татар-информ".

Акча республика бюджетыннан бүлеп бирелгән, заказчы булып ТР Главинвестстрой тора.

Фото: ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров