https://tnv.ru
17 Апрель 2024, 11:58
34
0
Казанның Горький шоссесында республикада беренче 3 катлы юл чишелеше барлыкка киләчәк. Хәзер төзекләндерү 68 процентка башкарылган.
Кичә анда эш барышы белән мэр Илсур Метшин танышты. Аның сүзләренә караганда, машиналар саны арту сәбәпле, иртә-кич бу урам башкалада иң проблемалы участок санала. Моннан бер сәгать эчендә 6 меңнән артык машина уза.
Яңа проект - автомобильләр агымын ике тапкырга арттырырга мөмкинлек бирәчәк диләр. Нәтиҗәдә Казанның Киров районында яшәүче 140 мең кешенең яшәү сыйфатын яхшырырга тиеш.

Бүлешергә
Комментарии 0