Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов «Вайлдберриз» генераль директоры Татьяна Бакальчук белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов «Вайлдберриз» генераль директоры Татьяна Бакальчук белән очрашты

https://tnv.ru

25 Март 2024, 11:34

58

0

Рөстәм Миңнеханов «Вайлдберриз» генераль директоры Татьяна Бакальчук белән очрашты
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Вайлдберриз» ҖЧҖ генераль директоры Татьяна Бакальчук белән очрашкан. Бу хакта Рәис матбугат хезмәте җиткерә.

Очрашу барышында хезмәттәшлекне алга таба үстерү мәсьәләләре, шул исәптән иң кирәкле товарлар тупланачак үзәкне булдыру мөмкинлеге турында фикер алышынган.

Татьяна Бакальчук: "Без нәтиҗәләрне анализладык һәм мәйданчыкта Татарстан җитештерүчеләренең сатулары бик нык артуын күрәбез. Күрәбез, кайбер брендлар елына 300 процент диярлек бирәләр. Җирле җитештерүләр, шулай ук башка төбәкләрдән дә килсен өчен зур "кластер" булдыру идеясе туды".

Бүгенге көндә Россиядә иң кирәкле товарларны урнаштыру бурычы тора. Локализация урыны буларак Татарстан - географик яктан отышлы урын, транспорт-логистика инфраструктурасы һәм бизнес алып бару өчен яхшы шартлар булган төбәк буларак карала.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров