Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Кытайның Чанчунь шәһәрендә совет очучылары һәйкәленә чәчәкләр салды

Рөстәм Миңнеханов Кытайның Чанчунь шәһәрендә совет очучылары һәйкәленә чәчәкләр салды

https://tnv.ru

11 Апрель 2024, 14:34

50

0

Рөстәм Миңнеханов Кытайның Чанчунь шәһәрендә совет очучылары һәйкәленә чәчәкләр салды
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта эш сәфәре белән Кытайда.  Аның кысаларында ул Чанчунь шәһәрендәге совет очучылары һәйкәленә чәчәкләр салды.

1932 елдан 1945 елга кадәр Чанчунь Япония тарафыннан оккупацияләнә һәм Синьцзян исемен йөрткән. 1945 елның августында шәһәр аэродромына Байкал аръягы фронтының унбер кешедән торган һава десанты төшерә, ә икенче көнне шәһәргә алтынчы гвардия танк армиясе частьлары керә. Шулай итеп, шәһәр күпьеллык оккупациядән азат ителә.

Һәйкәлнең алгы ягында рус телендә: "Советлар Союзының намусы һәм җиңүе өчен сугышта һәлак булган геройларга мәңгелек дан" дигән язу бар, еллар узгач кытайча: "Совет Геройларына мәңгелек дан. Чанчунь шәһәренең барлык халкы" дигән язу өстәлә.

Һәйкәлнең ике ян-ягында 23 совет очучысының исемнәре уеп язылган. 1961 елда һәйкәл Цзилинь провинциясенең мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән.

Фото һәм чыганак: ТР Рәисе Матбугат хезмәте

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров