Онлайн трансляция

Свернуть

Казан метрополитены станцияләре янындагы вакцинация пунктлары 6 октябрьдә ябылачак

Казан метрополитены станцияләре янындагы вакцинация пунктлары 6 октябрьдә ябылачак

https://tnv.ru

03 Октябрь 2023, 17:51

128

0

Казан метрополитены станцияләре янындагы вакцинация пунктлары 6 октябрьдә ябылачак
Казанда метрополитен станцияләре янындагы вакцинация пунктлары 6 октябрьдә ябылачак. Сәбәбе – салкыннар башлану, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

Грипп һәм пневмококктан прививка ясатырга теләүчеләр моны көн саен 8:00 дән 18:00 гә кадәр эшли ала (тәнәфес 13:00 дән 14:00г ә кадәр). Табиблар «Авиатөзелеш», «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Тукай мәйданы», «Җиңү Проспекты» һәм «Дубравная» станцияләре янында дежур торалар.

«Парк Хаус» һәм «Южный» сәүдә үзәкләрендә вакцинация пунктлары эшләвен дәвам итәчәк.

Фото: Марат Мугинов / kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров