Онлайн трансляция

Свернуть

РКБда беренче тапкыр ике кешегә үзләренең кәүсә күзәнәкләрен күчереп утырттылар

РКБда беренче тапкыр ике кешегә үзләренең кәүсә күзәнәкләрен күчереп утырттылар

https://tnv.ru

15 Январь 2024, 10:29

204

0

РКБда беренче тапкыр ике кешегә үзләренең кәүсә күзәнәкләрен күчереп утырттылар
РКБда беренче тапкыр ике кешегә үзләренең кәүсә күзәнәкләрен күчереп утырттылар.

Бу сөяк җилегендәге яман шешне дәвалау өчен эшләнә. Әлеге ысул нәтиҗәсендә кешеләр тулысынча тернәкләнә ала, диләр. Элек ауто-трансплантация ясатыр өчен Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Ижау һәм Киров шәһәрләренә барырга туры килгән. Хәзер кирәкле җиһазлар кайтартып, табиблар тиешле тәҗрибә туплагач, аны үзебездә ясый башладылар. Татарстанда миелома диагнозы куелган 500дән артык кеше исәпләнә.

Күзәнәкләрне ничек күчереп утырталар һәм беренче пациентлар үзләрен ничек хис итә? Чулпан Касыймова күреп кайтты.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров