Онлайн трансляция

Свернуть

Пилотсыз очкычлар һөҗүменнән зыян күрүчеләр саны 14кә җиткән

Пилотсыз очкычлар һөҗүменнән зыян күрүчеләр саны 14кә җиткән

https://tnv.ru

03 Апрель 2024, 10:55

312

0

Пилотсыз очкычлар һөҗүменнән зыян күрүчеләр саны 14кә җиткән
Татарстанда пилотсыз аппаратлар һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр саны 14кә җитте. Кешеләрнең тормышына бернинди дә куркыныч янамый. Алты кеше хастаханәдә, дип хәбәр иттеләр ТР Раис матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, кичә иртән республиканың Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме ясалды.

"Җитди җимерекләр юк, предприятиеләрнең технологик процессы бозылмаган. Алабугада, кызганыч, бинаның җимерелүе аркасында зыян күрүчеләр бар. Аларга барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә.

Хәзерге вакытта барлык хезмәтләр дә югары әзерлектә.

Хәзерге вакытта тынычлык саклау һәм паникага бирелмәү мөһим. Бу җинаятьне кылган кешеләр моны аңлы рәвештә булдырырга тырышкан", – дип яза Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров