Онлайн трансляция

Свернуть

Ильмира Нәгыймова никах күлмәге сайлый?

Ильмира Нәгыймова никах күлмәге сайлый?

https://tnv.ru

08 Декабрь 2021, 12:04

7468

0

Ильмира Нәгыймова никах күлмәге сайлый?
Татар эстрадасының популяр артистларының берсе Ильмира Нәгыймова үзенең Инстаграм аккаунтында никах күлмәгендә төшкән видеосын урнаштырды. Җырчы күлмәкнең съемкалар, җыр өчен яки башка сәбәпләр өчен кирәк булуын әлегә әйтми, "интрига"ны саклап кала. 

"Мин бүген никах үзәгендә. Нәрсә эшләгәнне әлегә әйтмим әле, сер булып калсын", - диде җырчы үз сторисында.

Соңрак Ильмираның Казанда никах күлмәкләре белән фотосессия уздырганы билгеле булды. 

Исегезгә төшерәбез, 12 октябрь татар эстрадасы җырчысы Ильмира Нәгыймова 10 ел бергә гомер кичергәннән соң ире Руслан Кираметдинов белән аерылуы турында, аның аңа янавы турында хәбәр итте.

Ильмира үзенең Инстаграм аккаунтында видео һәм фотолар урнаштырды. Тамашачы бу очракта икегә аерылды. Берәүләр җырчыны яклап чыкты, ә икенчеләре исә гаилә хәлен киң җәмәгатьчелеккә чыгарырга кирәкми иде дип саный.

Фото: @ilmira.nagimova


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров