Онлайн трансляция

Свернуть

Руслан Кираметдинов алиментлар түләү турындагы сорауга җавап бирде

Руслан Кираметдинов алиментлар түләү турындагы сорауга җавап бирде

https://tnv.ru

19 Май 2023, 20:24

8740

1

Руслан Кираметдинов алиментлар түләү турындагы сорауга җавап бирде
Бүген җырчы Ильмира Нәгыймова социаль челтәрләрдә язылучыларның сорауларына җавап бирде. Шуларның берсе элеккеге ире Руслан Кираметдиновның алимент түләү мәсьәләсе белән бәйле иде.

«Юк! Алиментка бирергә җыенмыйм да. Кешенең булышырга үзенең теләге булырга тиеш, балалары бит… Кирәкми дә, үзем дә булдырам мин, Аллага шөкер! Теләнеп йөрергә язмасын», — дип язган Ильмира.

ТНВ сайты редакторы җырчы Руслан Кираметдиновның үзенә шалтыратты һәм аннан комментарий алды.
«Ильмираның минем турында нәрсә сөйләгәне мине кызыксындырмый, аны күзәтеп тә бармыйм. Теләсә нәрсә сөйләсен. Халык аңа ышанмый да инде. Аллага шөкер, балаларым сау-сәламәт, күрешеп торабыз!», — диде Руслан.

Фото: https://t.me/kiramutdinov

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 1

Голсинэ

Значит тулэми. Бу дорес тугел.

Аватар

Новости партнёров