Онлайн трансляция

Свернуть

“Болгар радиосы” ХI Милли музыкаль премиясе җиңүчеләре билгеле! Исемлек

“Болгар радиосы” ХI Милли музыкаль премиясе җиңүчеләре билгеле! Исемлек

https://tnv.ru

09 Декабрь 2023, 21:45

699

1

“Болгар радиосы” ХI Милли музыкаль премиясе җиңүчеләре билгеле! Исемлек
Бүген Казанда «Болгар радиосы» ХI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды.

Еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясар, уртаклашыр чак килеп җитте. «Милли музыкаль премия» — Татар дөньясының грандиоз, уникаль, заманча тамашасы.

Әлеге чара елдагыча зур популярлыкка ия булган эстрадабызның танылган җырчы,композитор, язучыларын бер мәйданчыкта җыйды! «Кайнар хит» проектында җиңеп чыккан яңа йөзләр белән дә таныштылар.



Кабатланмас җырлар, талантлы башкаручылар, халык сайлаган артистлар. Җырчыларның бары тик иң-иңнәре генә «Алтын йолдыз» сыны белән бүләкләнде.

«Болгар радиосы» ХI Милли музыкаль премиясендә барлыгы 30 номинант. Премиянең авторларына да тапшырылуы шулай ук үзенчәлекле матур бер традициягә әверелде. Алар:

1. «Ямьле» төркеме- «ИҢ ЯМЬЛЕ ТӨРКЕМ»
2. Альберт Вәлиуллин- «ИҢ МАКСАТЧАН ҖЫРЧЫ»
3. Гүзәл Идрисова һәм Илназ Баһ- «ИҢ ХАЛЫКЧАН ДУЭТ»
4. Ришат Фазлыйәхмәтов- «ХАЛЫК МӘХӘББӘТЕ»
5. Зөлфирә Шәйдуллина- «ХАЛЫКЧАН БАШКАРУ»
6. Марат Фәйрушин- «ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ТЕМБР»
7. Зәринә Хәсәншина- «ХАЛЫКЧАН ТАВЫШ»
8. Зөһрә Сәхәбиева- «ЛЕГЕНДАР ҖЫРЧЫ»
9. Искәндәр Вәлиев- «ЯҢА ИСЕМ»
10. Алсу һәм Азат Фазлыевлар- «ИҢ МАКСАТЧАН ДУЭТ»
11. Вадим Захаров- «КҮҢЕЛЛӘРГӘ ҮТЕП КЕРГӘН ҖЫР»
12. Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов- «ИҖАДИ ГАИЛӘ»
13. Винарис Илъегет- «ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ҖЫРЧЫ»
14. Айгөл Хәернасова- «МОҢЛЫ ТАВЫШ»
15. Рифат Зарипов- «ИҢ ДӘРТЛЕ ҖЫРЧЫ»
16. Марат Яруллин- «ИҢ КРЕАТИВ ҖЫРЧЫ»
17. Винера Ганиева- «ИҢ ДӘРӘҖӘЛЕ ОСТАЗ»
18. Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар- «ИҢ ДӘРТЛЕ ДУЭТ»
19. Эльмира Гыйлфанова һәм Рафил Җәләлиев- «ИҢ ИХЛАС ДУЭТ»
20. Илшат Сафин- «ТАМАШАЧЫ САЙЛАВЫ»
21. Асылъяр- «ЗӘВЫКЛЫ ҖЫРЧЫ»
22. Филүс Каһиров- «МОҢ»
23. Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар- «ИҢ ТЫНГЫСЫЗ ДУЭТ»
24. Гүзәлия һәм Артур Минһаҗев- «ИҢ РОМАНТИК ДУЭТ»
25. Раяз Фәсыйхов- «МӘХӘББӘТ ҖЫРЧЫСЫ»
26. Зинира һәм Ризат Рамазановлар- «ИҢ ПОПУЛЯР ДУЭТ»
27. Ришат Төхвәтуллин- «ТАТАР ҖЫР СӘНГАТЕ ҮСЕШЕНӘ КЕРТКӘН ӨЛЕШЕ ӨЧЕН»
28. Зәйнәб Фәрхетдинова- «ТАТАР МУЗЫКАСЫНЫҢ АСЫЛЫН САКЛАП, ҖЫР СӘНГАТЕ ҮСЕШЕНӘ КЕРТКӘН ӨЛЕШЕ ӨЧЕН»
29. Илсөя Бәдретдинова- «ЕЛНЫҢ ИҢ ПОПУЛЯР ҖЫРЧЫСЫ»
30. Салават Фәтхетдинов- «ҮЛМӘС ХИТ»

Җиңүчеләр, ниһаять, үзләренең лаеклы бүләкләренә ия булды.

Әлеге грандиоз вакыйганың телеверсиясен 1 гыйнвар көнне «Татарстан — Яңа Гасыр» каналында күрергә мөмкин булачак.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 1

Э кая Руслан Кирамутдинов?

Э кая Руслан Кирамутдинов?

Аватар

Новости партнёров