Онлайн трансляция

Свернуть

Алсу Фазлыева улының теракт булган көнне "Крокус"та булуы турында: Телефоны тотмады

Алсу Фазлыева улының теракт булган көнне "Крокус"та булуы турында: Телефоны тотмады

https://tnv.ru

26 Март 2024, 10:38

4583

0

Алсу Фазлыева улының теракт булган көнне "Крокус"та булуы турында: Телефоны тотмады
Мәскәү өлкәсендә теракт булу алдыннан өч көн дәвамында бию буенча ярышлар булган икән. Җырчы Алсу һәм Азат Фазлыевларның улы Аяз да шунда булган.

"Улым, профессиональ спортсмен буларак, әлеге ярышларга ярты ел әзерләнделәр. Өч көн дәвамында "Крокус Сити холл"да ярыштылар. Татарстаннан бер төркем балалар барды. Әле теракт көендә дә улыбыз чыгыш ясады. Аларның киләсе турга узмаганы билгеле булгач, тиз генә поезд билетын тапшырып, самолет белән очып кайтып киткәннәр", - дип сөйләде җырчы.

Алсу сүзләренчә, фаҗига булган вакытта ул үзе дә самолетта булган һәм улының "Крокус"та булу-булмавын белмәгән. Тулырак "Таяну ноктасы"ның махсус чыгарылышында.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров