Онлайн трансляция

Свернуть

Ильмира Нәгыймова: "Ике ел Руслан Кираметдиновтан балаларга финанс ярдәме юк"

Ильмира Нәгыймова: "Ике ел Руслан Кираметдиновтан балаларга финанс ярдәме юк"

https://tnv.ru

16 Апрель 2024, 16:20

1577

0

Ильмира Нәгыймова: "Ике ел Руслан Кираметдиновтан балаларга финанс ярдәме юк"
Узган ялларда эстрадабызның популяр артисты Ильмира Нәгыймова ТНВ каналында "Сөйләшергә вакыт" тапшыруында кунакта булды. Тапшыру барышында ул балаларны тәрбияләүдә булган финанс авырлык аңа төшүе турында сөйләде.

"Ничек бар шулай җавап бирәм. Аерылышканга ике ел булды. Мин алиментка да бирмәдем, иң мөһиме миңа тимәсен генә. Финанс яктан бернинди ярдәм юк. Ике ел буе. Әбиләре ике атнага бер алып китә, балаларның күңеле булып кайта, миңа шул җитә. Бәлки миңа уч итеп финанс ярдәм итәсе килмидер. Мөмкинлеге юктыр дип уйлыйм, кайвакытта җәлләп тә куям. Аллага шөкер, Аллаһ тәгалә миңа бирә бит. Сорый торган дәрәҗәгә калырга язмасын.

Ильмира Нәгыймова белән җырчы Руслан Кираметдиновның ике балалары үсә - Камил һәм Ясминә.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров