Онлайн трансляция

Свернуть

«Айфара» төркеме артистларына дәрәҗәле исем бирелгән: "Белми дә калдык!"

«Айфара» төркеме артистларына дәрәҗәле исем бирелгән: "Белми дә калдык!"

https://tnv.ru

16 Апрель 2024, 17:39

1662

0

«Айфара» төркеме артистларына дәрәҗәле исем бирелгән: "Белми дә калдык!"
«Айфара» төркеме артистлары Рәшит Максутов, Фәнис Мортазин, Алмаз Мөхәммәтҗанов, Алмаз Шәрифуллин Татарстанның атказанган артистлары исеменә лаек булдылар. Бу хактагы указга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйган. "Шәһри Чаллы" газетасы хәбәрчесе төркемнең солисты Алмаз Шәрифуллин белән элемтәгә чыгып, хис-кичерешләрен белән кызыксынды.

– Дөресен генә әйткәндә бу исемне безгә биргәнне белми дә калдык. Аны алыр өчен кайдадыр барып та йөрмәдек, сорамадык та, – дип кына җаваплады ул.

Фото: Вконтакте

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров