Онлайн трансляция

Свернуть

Оренбургта Ил -76 самолетында һәлак булган татар егетләре белән хушлаштылар

Оренбургта Ил -76 самолетында һәлак булган татар егетләре белән хушлаштылар

https://tnv.ru

26 Март 2024, 10:14

1373

0

Оренбургта Ил -76 самолетында һәлак булган татар егетләре белән хушлаштылар
Оренбургта Ил-76 самолетында һәлак булган якташлары белән хушлаштылар. Исегезгә төшерәбез, хәрбиләр 12 мартта Иваново өлкәсендә фаҗигагә тарыган иде. Плесецк шәһәренә юл тотучы самолетның двигателенә ут каба.

Пилотлар очкычны торак йортлар өстеннән читкә алып китеп өлгерә, аны аэродромда утыртырга телиләр, әмма барып җитә алмаганнар.

Берничә метр кала самолет җиргә бәрелә. Эчендә булган бер кеше дә исән калмаган. Гомерләре фаҗигале төстә өзелүчеләр арасында ике татар егете дә бар - майор Мәхмүт Габдрәкыйпов һәм өлкән лейтенант Азат Сәгыйдуллин.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров