Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда һава шартлары үзгәрү турында кисәтү игълан иттеләр

Татарстанда һава шартлары үзгәрү турында кисәтү игълан иттеләр

https://tnv.ru

12 Апрель 2024, 17:26

2218

0

Татарстанда һава шартлары үзгәрү турында кисәтү игълан иттеләр
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе белгечләре Татарстанда һава шартларының начарлануы турында кисәтү игълан иттеләр.

Ведомство хәбәр иткәнчә, 13 апрельдә иртән һәм көндез республика территориясендә, шул исәптән Казанда да, җил 15-17 метрга җитәчәк.

Моннан тыш, Татарстанда сизелерлек салкынайта. Төнлә +3...+8 градуска кадәр, көндез +9.. +11 градуска кадәр көтелә. Яңгырлар булырга мөмкин.

Фото: kartinki.pics

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров