https://tnv.ru
12 Апрель 2024, 15:49
50
0
Тапшыруны күрше Оренбург өлкәсеннән килеп ирешкән хәбәрдән башлыйбыз. Анда Татарстаннан җибәрелгән чираттагы гуманитар йөкне алдылар.
Судан зыян күргән Орск каласына 20 тонна эчә торган су китерелде. Ул - Бөтендөнья татар конгрессыннан. Дүшәмбе көнне иртәнге киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов Республика Хөкүмәтенә гуманитар ярдәм оештырырга кушкан иде. Шуннан соң зыян күргән төбәккә берничә тапкыр гуманитар йөк озаттылар.
Хәзер анда иң кирәк әйбер - эчә торган су. Шуңа күрә, машина килеп җитү белән, аны волонтерлар бушатырга кереште. Кемдер суны тарату пунктына килеп ала, йортыннан чыга алмаучыларга - китереп бирәчәкләр.

Бүлешергә
Комментарии 0