Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан юлларында соңгы ике атнада 14 кеше һәлак булган

Татарстан юлларында соңгы ике атнада 14 кеше һәлак булган

https://tnv.ru

22 Апрель 2024, 11:14

419

0

Татарстан юлларында соңгы ике атнада 14 кеше һәлак булган
Татарстан юлларында соңгы 2 атнада 14 кеше һәлак булган. Шуларның тугызы узган атнада. Ике авариядә өчәр кеше үлә.

2024нең башыннан без юлларда 85 кешене югалтканбыз. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 29га күбрәк.

Хәзер юлларда бозлавык та юк, көн дә аяз, тик җитди аварияләрнең саны арта гына. Республиканың баш автоинспекторы ашыгыч рәвештә матбугат очрашуы уздырды. Ул машина йөртүчеләргә мөрәҗәгат итә. Исерек килеш рулгә утырмаска, тизлекне арттырмаска, ярамаган урында башка машинаны узарга, дип кермәскә. Хәлне торыкландыру өчен хәзер юлларда патрульләр саны арттырылачак. Бу хакта тулырак Инзилә Хөсәенова.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров