Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Казанда Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Казанда Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

https://tnv.ru

26 Апрель 2024, 11:01

31

0

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Казанда Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды
Бүген иртән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәле итәгенә чәчәкләр салдылар.

Бүген аның һәйкәленә татар әдәбияты классигы истәлеген хөрмәтләргә дип әдәби җәмәгатьчелек вәкилләре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреатлары, театр-тамаша учреждениеләре вәкилләре, Казан мәктәпләре һәм югары уку йортлары педагоглары җыелдылар.

Бу көнне Казанда Г. Тукай һәйкәле янында Театр урамында традицион Шигърият бәйрәме, гала-концерт һәм "Мин татарча сөйләшәм!" гамәленә йогак ясалачак - концерт беренче тапкыр Казан Кремле территориясендә, Гавами урыннары бинасы ишегалдында, Тукайга һәм аның иҗатына багышланган «Печән базарында» милли театр-цирк спектакленең премьерасы булачак.

Фото һәм чыганак: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров