Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Анонслар
25.01.2013

“Сөекле Пәйгамбәребез” проектын күрергә ашыгыгыз

«Татарстан-Яңа Гасыр» каналы һәм Россия ислам университеты Күвейтның Дин эшләре буенча министрлыгы белән берлектә, Мәүлидне билгеләп үтү традицияләрен искә алып, «Сөекле Пәйгамбәребез» дигән проект әзерләде. Тапшырулар каналыбызның «Хәерле иртә» тапшыруында 1 февральгә кадәр күрсәтеләчәк.

Әлеге тапшыру Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләм турында вәгазьләр, аның тормышыннан вакыйгаларны, шулай ук аның туган көненә багышланган чаралардан сюжетларны, дини җырлар (мөнәҗәтләр) башкаручылар белән әңгәмәләрне үз эченә ала.

Шулай ук тапшыру кысаларында Пәйгамбәр Мөхәммәд с.г.в.нең тормыш юлын белүгә викторина үткәрү дә каралган. Көн саен призлар уйнатылачак.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин