Бүген: -- ------ 20-- --:--
         
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр #ӘЙДӘТНВГА2019

Башыңны эшләт - машина от!

«Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалында 28 нче окттябрь көнне «Башваткыч» яңа күңел-ачу программасын төшерә башладылар.

Уенда 3 катнашучы үзенең осталыклары белән көч сынаша. Төп таләп: татар телен яхшы белү, зирәклек һәм, әлбәттә, машина оту теләге! Кем күбрәк сүзне белә - шул җиңүче. Һәрбер турда бер җиңүче. Финалда исә, кем билгеле бер әйтемгә кирәкле шифр таба — шул өр-яңа, матур кызыл бант белән бәйләнгән машинаның хуҗасы була!

Программаның алып баручысы — татар җырчысы, танылган шоумен Җәвит Шакиров. Беренче уеннарда «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалының алып баручылары, танылган җырчылар, язучылар көч сынашты.

Машинаны отканнармы, юкмы икәнен «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалының тамашачылары тиздән белә алыр!

Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин