Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019

Ләйсән Шәрифуллина: ТНВ - иҗади планнарымны тормышка ашыручы тылсымчы

«Яңа Гасыр» телеканалында көн саен эфирга чыга торган тапшыруларның берсе — «Һава торышы». Без аның алып баручысы Ләйсән Шәрифуллина белән һөнәрнең авырлыгы һәм кызыклы яклары турында фикер алыштык.

— Һава торышы нинди булачагын алдан белеп тору синең кәефеңә тәэсир итәме?

— Минем өчен һава торышын алдан белеп тору, беренче чиратта, урамга киеп чыгачак киемне үзгәртә (көлә). Яңгырлы һәм болытлы көннәр моңсулыкка сәбәп түгел. Берәүләргә кояш ошаса, икенчеләр яңгыр ярата бит, ә табигать барысын берләштереп, безне матур көннәре белән сөендерә. Яңгыр яумаса, без кояшлы көннәрнең рәхәт икәнен аңламас идек һәм киресенчә. Кайвакытта кояш нурында коенасы килә, ә кайвакыт яңа явып үткән яңгыр исе җитми.

— Табиблардан һәрвакыт берәр киңәш сорыйлар, ә синнән танышларың иртәгә булачак һава торышы белән кызыксынамы?

 — «Һава торышы"н алып барыр алдыннан синоптиклар эшенә төшенергә тырышып карадым. Заманча технологияләр кулланылган әлеге һөнәр бик катлаулы икән. Мәгълүмат чиксез күп нокталардан жыела: космос жирне төшерә, шул ук вакытта җирдәге датчиклардан мәгълүмат килә. Физика, химия, биология һәм география фәннәрен дә тиешле урында профессиональ рәвештә куллана белү кирәк. Һава торышын алдан хәбәр итү кеше гомерен дә коткарып калырга мөмкин бит. Әйтик, берәр давыл вакытында кеше озын юлга чыга, ә «Һава торышы"н алдан белеп, ул үз сәфәрен башка көнгә чигендерә ала. Моны аңлаганнан соң, мин үз эшебезгә тагын да җитдирәк карый башладым. Шуңа күрә һава торышы турында сорасалар, мин елмаеп кына: «ТНВ каналын карап белерсез,» — дим.

— Гидрометцентр хәбәр иткән мәгълүмат белән урамдагы һава торышының кискен аерылып торган очраклары булганы бармы?

 — Әлбәттә, андый очраклар булгалый. Элек-электән кешеләр һава торышын белергә тырышып төрле алымнар кулланган: сынамышлар, әйтемнәр һ.б. Әмма төп-төгәл юрый алучы булмаган. Хәзер дә шулай.

 — Бу очракта тамашачы сине гаепләмиме?

 — Кайвакыт дусларым көлеп: «Ләйсән, яңгыр туйдырды, җылы кояшлы көннәр алып кил инде», — диләр (көлә). Без һәрвакыт яз, яз дибез, аннары җәйне көтәбез. Ел фасыллары бит алар килә дә китә, шуңа күрә һәр көннән тәм таба белергә кирәк, кошлар да бит яңгыр ява диеп сайравыннан туктамый.

 — «Һава торышын"нан кала нинди эш белән шөгыльләнәсең?

 — «Һава торышы» алып баручысыннан кала, башка һөнәрләрне дә үзләштердем. Әйтик, мин «Яңа Гасыр» каналының берничә тапшыруында режиссер, 2D графика дизайнеры, монтажер, редактор булып эшлим. Барысын да үзем башкарыр өчен түгел, ә белеп эшләү өчен үзләштердем мин бу һөнәрләрне. Әле бит һәр һөнәрнең үз сөйләм теле (сленг) бар, коллегалар белән иҗат төркемендә әлеге телне белеп аралашу төшерү процессын күпкә җиңеләйтә.

 — Бу кадәр күп эш эшләгәч буш вакытың каламы соң синең?

 — Эш күбрәк булган саен җаваплылык та арта. Шуңа күрә күп вакытта йокы туйганчы ятып та булмый. Ял көннәрендә дә туры эфирда эшләргә туры килә. Шушы җаваплы эшләрдән йоклап калмас өчен ике телефон белән уяткыч куйган очраклар була (көлә). Бу үземә ышанмаудан түгел, ә җаваплы һәм пунктуаль булуымнан. Соңга калып йөргән кешеләргә мин үзем дә шикләнеп, ышанмыйча карыйм.

—  ТНВ синең өчен нәрсә ул?

—  Сәнгать һәм иҗат кешесенә иң мөһиме — үзеңнең идеяләреңне тормышка ашыру һәм тамашачыга тәкъдим итү. ТНВ — шушы иҗади планнарымны тормышка ашыручы тылсымчы.

Елки Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин Минимисс