Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019

Рамил Гарипов: ТНВ булса, "Туган Җир"ебез бетми

«Туган җир» тапшыруы «Яңа Гасыр» каналында озак еллар буе тамашачыларның яраткан тапшырулар рәтендә бара. Тапшыруның алып баручысы Рамил Гарипов «Туган җир"нең киләчәге алда дип саный.

—  «Яңа Гасыр» телеканалында күрсәтелә торган «Туган Җир» тапшыруы беренче мәртәбә 2006 елның 9 март көнне чыкты. Эшли башлаганыбызга 14 ел була. Бу тапшыруның күпмедер өлеше авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә эшләнә, шуңа күрә күп темаларны без уртак максатлардан чыгап сайлыйбыз, ә калган өлешен тамашачыга кызыклы дип табылган темаларга сюжетлар күрсәтергә тырышабыз. Бигрәк тә авыл халкы, аларның яшәү рәвеше. Шулай ук җитешсезлекләрне, яисә киресенчә җитешкән якларны күрсәтеп язган яки шалтыраткан тамашачыларның мөрәҗәгатен дә яктыртырга тырышабыз. Әмма шуны әйтергә кирәк, шалтыратулар сирәгәйде. Халык төшерүне сорый, әмма сөйләргә теләми, безне күрсәтмәгез диләр. Журналист килеп, репортажны бер яклы итеп кенә күрсәтә алмый. Тамашачыларга курыкмыйча, үз фикерләрен әйтә белегез дип җиткерәсе килә, чөнки алга киткән хуҗалыклар белән беррәттән җитешмәгәннәре дә күп әле.

—  Шушы 14 ел эчендә авыл хуҗалыгы бик нык үзгәреш кичерде. Безнең тапшыруны караучылар аны сизеп тора. Бүгенге көндә яңа технологияләрне читтән өйрәнәсе юк. Хәтта фермер хуҗалыклары да замана белән бергә атлап, яңалыкларны үзләрендә кулланырга тырыша. Безнең максат — яңалыкларны киләчәктә яктыртып бару һәм авыл халкының яшәү рәвешен тагын да ныклап пропагандалау. Яшерен түгел, хәзер авылдагы биш йортның берсе буш тора. Буш тормаса да, карт-карчыклар гына яшәп яткан йортлар күп. Без һәрвакыт телне саклыйк дип әйтәбез, әмма телнең төп саклаучысы авылда яшәүчеләр икәнен онытабыз.

—  Безнең иҗат төркеменә аерым машина бирелгән. Аны йөртүче Самат Бәдретдинов бу тапшыруда миңа кадәр үк эшләгән. Ул инде Галәветдин абый Зыятдинов белән дә йөргән, Раиф Гыйматдинов белән дә эшләгән, шуңа күрә ул һәр районның һәр авылын белә. Авылга ничә чакрым узып, нинди юлдан барасын ул инде алдан ук белеп тора. Эш урынына барып җиткәч төрле проблемалар булгалый. Яңгыр явып китсә азрак көтеп торабыз, туктамый икән — кулчатыр куеп төшерәбез. Күп әйбер операторның осталыгыннан, бигрәк тә сабырлыгыннан тора. Гыйнвар аенда без ял итәбез, шуңа каты суыкларда районнарга чыгып йөрергә туры килми.

—  Бик авыр, кызганыч хәл. Моны бернишләтеп тә булмый. Бу сөйләшүләр дөрес. Мин инде авылларда йортларның бушап баруын әйтеп киттем. Яшьләрнең авылдан китүенә әти-әниләр дә сәбәпчедер. Алар укырга керсен дип күпме акча түгәләр, машиналар, фатирлар алып бирәләр. Мин авылда калган эшмәкәр яшьләр белән аралашам. Без барыбер шәһәрдәге яшьләргә караганда күбрәк акча алабыз дигән фикерне әйтәләр. Иренмәгән, йоклап тормаган кешегә авылда акча эшләү ысуллары бар.

—  Авылда хәзер көтүчеләр юк дәрәҗәсендә. Димәк, авылда сыер асраучылар саны кими. Бүгенге көндә кибеттә сөт продукцияләре күп. Авыл халкы да сыер асрап газапланып яшисе килми. Моңа бер яктан гына карарга ярамый, сәбәпләре күп. Сыер асраучылар иртән торырга тиеш, шулай ук ул сине «бәйләп» тә куя. Син ерак юлга кунакка да чыгып китә алмыйсың. Күршесе сыерын бетергәч, авыл кешесе үзенә: «Нишләп ул рәхәттә яши дә, мин ник алай яшәргә тиеш түгел?», дигән сорау бирә.

—  Без социаль челтәрләрдә күбрәк артистларга, танылган кешеләргә язылабыз, алар тормышын күзәтеп барырга тырышабыз. Бу өч еллап дәвам итте. Хәзер исә кеше гадилеккә омтыла. Василий Иванов үзенең эш барышын, авыл халкын, хезмәттәшләрен күрсәтә. Ул сүгенмичә генә трактор астына кереп, коробкасын сүтеп ала. Василийның контенты мине җәлеп итте һәм без аны «Туган Җир» тапшыруында күрсәтергә булдык. Аның тиз арада популяр булуын болай аңлыйм: Инстаграмда утыручы кешеләрнең күбесе авылдан чыккан. Шуңа күрә бу контент аларның күңеленә якын. Авылдагы һәрбер кеше блогер булып китә ала дип саныйм. Моның өчен иренмәскә һәм оялмаска кирәк. Василий Инстаграмда туры эфирлар алып бара, ә чын камера алдында каушап китте. «Микрофонга сөйләү авыр икән», ди ул.

—  «Яңа Гасыр» телеканалына килгәнемә 15 ел булды. Мин телевидениегә кадәр радиода эшләдем. Телевидение — бөтенләй башка дөнья. Ул сине бөтен халәтең белән үзенә алып кереп китә. Биредә эшләү кызыклы да, җаваплы да. Эфирда яңгыраган һәрбер сүз өчен үзең җавап бирәсең. ТНВ миңа дөньяны башка яктан ачты дисәң дә ялгыш булмас.

Елки Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин Минимисс