Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
10.07.2019

"Алтын Каләм" Шаян ТВ махсус бүләге иясе билгеле

Казанда «Алтын каләм» — «Золотое перо» XXIV Республикакүләм балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале тәмамланды. Чүпрәле кызы «Шаян ТВ» балалар телеканалында стажировка үтәчәк. Бу турыда «Туган як» басма газетасы һәм «Шаян ТВ» телеканалы хәбәр итә.

«Шаян ТВ» каналының махсус бүләгенә Эльвира Җалалетдинова лаек булды. Ул каналда журналистика серләренә төшенәчәк һәм эчке «кухня» белән танышачак.

Фестиваль яшьләрнең талантын ачу, аларга ярдәм итү максатында оештырыла.

Фестивальнең төп җиңүчеләре КФУның «Журналистика» бүлегенә керү өчен грант белән бүләкләнде.

Фото: Туган Як


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин