Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
21.05.2019

Арча урамнарында боланнар йөри (ВИДЕО)

Татарстанның Арча районындагы йортлар һәм юл кырыйлары янында мараллар йөргән видео таралды.

Боланнарны Арча урамнарының йортлар һәм заправкалар янында очратырга мөмкин. Алар ничек һәм ни өчен урманнан чыкканарын җавап беркемдә дә юк. Боланнар су коенып эчкәндә, аларны юл кырыйларында тукталган машинадагы кешеләр телефонга төшерәләр.

Алтайдан мараланы берничә ел элек эшмәкәр Илнур Яруллин алып килгән икән. Боланның мамыклы мөгезләреннән дару эшлиләр, хайваннар өчен бу куркынычсыз һәм зыянсыз процедура, һәм алардан куркырга кирәкми ди эшмәкәр.

— Кешеләргә алардан куркырга кирәк түгел, әгәр аларны куркытсаң алар үз юлы белән китеп баралар, алар бик дустанә хайваннар, — ди эшмәкәр Илнур Яруллин.

Илнур әйткәнчә, боланнар белән балалар да уйный, тик малларның киртәләрдән чыгу проблемасы бар.

Республикада йорт мараллары гына түгел, Татарстан урманнарында өч йөзгә якын кыргый болан бар.

— Табигатькә бик күп хайваннар чыгарылган, алар республиканың 7−10 районнарында бар, —ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының биологик төрлелек бүлеге башлыгы Юрий Павлов сөйләп үтте.

Бу марал яки кыргый хайван беренче караганда әйтеп булмый, шуңа күрә халыкка сак былырга кирәк, һәм боланнар республика өчен инде экзотик хайван түгел.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин Минимисс