Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
10.04.2017

Бөтендөнья сәламәтлек көне «Таяну ноктасы” игътибарында

Унынчы апрель «Таяну ноктасы» студиясендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган сөйләшү уза. Ток-шоу кунаклары арасында җәмәгать эшлеклеләре, билгеле сәясәтчеләр, танылган җырчылар һәм тәҗрибәле табиблар бар.

Ел саен 7 нче апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне үтә, нәкъ шул көнне 1948 нче елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Уставы көченә керә. Бу көнне билгеләү идеясе ассамблеянең беренче сессиясендә үк тәкъдим ителә. Ел саен бу көн билгеле бер темага багышлана һәм сәламәт тормышны пропагандалаучы төрле чаралар үткәрелә. Алар кешеләр сәламәтлекнең никадәр мөһим икәнлеген аңласын өчен оештырыла. Һәр елны Бөтендөнья сәламәтлек көне глобаль проблемаларга багышлана һәм төрле девиз астында үтә. Бөтендөнья сәламәтлек көне — планетада яшәүче һәр кешенең игътибарын сәламәтлек һәм аны саклау проблемаларына җәлеп итүгә корылган глобаль кампания.

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 10 нчы апрель, «Таяну ноктасы» тапшыруында эзлиләр. Исегезгә төшерәбез, хәзер «Таяну ноктасы» дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин Минимисс