Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
16.05.2019

“Голос.Дети” бәйгесенең нәтиҗәләре дөрес түгел дип белдерелә

Беренче канал җырчы Алсуның кызы катнашкан «Голос.Дети» бәйгесенең алтынчы сезон нәтиҗәләрен дөрес түгел дип белдерделәр. Бу хакта Беренче каналның рәсми сайтында хәбәр ителде. Тикшерүнең арадаш нәтиҗәләре тавыш бирүгә тышкы йогынты ясалганын раслый. Әлеге йогынты нәтиҗәсендә шоу нәтиҗәләре дөрес түгел.

Искә төшерик: Микелла Абрамова «Голос.Дети» бәйгесендә 56,5% тамашачы тавышын җыеп җиңү яулады. Аның төп конкуренты Максим Ержан 27,9% җыйды. Аерма кечкенә түгел, килешәсезме? Әлеге аерма аркасында тамашачылар җиңүнең гадел булмавы турында фикер йөртәләр. Тавыш бирү нәтиҗәләрен тикшерүне Беренче канал Group-IB халыкара компаниясенә тапшырды. Соңгы хисапны компания май азагына кадәр бирәчәк дип көтелә.

фото: alsou_a


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин Минимисс