Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
10.04.2019

“Хушыгыз, Василий Николаевич”. Казан Татарстанның беренче вице-президенты белән хушлашты

Мөхәммәт Мәһдиев кеше китә - җыры кала дип язган. Бу сүзләрне бераз үзгәртеп, кеше китә - эшләгән эше, кылган изгелеге кала дип әйтик әле. 8 апрель үлгән Татарстанның элеккеге вице-президенты, Татарстан Дәүләт Советының элеккеге рәисе, сәясәтче Василий Лихачевка әлеге сүзләр туры килә. Бүген, 9 апрель, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә аның белән хушлаштылар. Матәм чарасына мәрхүмнең туганнары, дусалары, коллегалары катнашты.

РФ Федераль Мәҗлесенең Федерация шурасы әгъзасы Олег Морозов Василий Лихачевның үрнәк булырдай сәясәтче булуын әйтеп үтте. «Кичә Василий Николаевич белән — Мәскәү, бүген Казан хушлаша. Гади гаиләдә туып үскән егетнең күренекле политикларның, җитәкчеләрнен берсе булуын әйтеп үтәргә кирәк. Ул Татарстан Республикасы өчен күпне эшләде дип әйтү урынлы булыр. Әгәр дә Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев командасы булмаса, бүген республикабыз башка төрле булыр иде. Василий Николаевич Татарстанны Россиядә лидер була алырдай республика итүгә өлеш керткән шәхесләрнең берсе», — диде ул.

Чакырылган кунаклар арасында Казан шәһәре мэры Илсур Метшин да бар иде. «Василий Лихачев — минем укытучым. Аның кешелекле булуы турында әйтәсем килә. Уку вакытында барыбыз да төрлечә укыды. Василий Николаевич һәрвакытта көч өсти алырлык сүзләр әйтә иде. Урынлы киңәшләр бирү, ярдәм кулын сузу — болар барысы да аның турында. Нижнекамскта да, Казанда да, кайда гына эшләмәсәм дә, мин гел укытучы җилкәсен сизә идем. Аның дәүләт эшендәге тәҗрибәсе безгә булыша иде. Василий Николаевич — дәүләт ире. Аның үлүе безнең өчен көтелмәгәндә булды. Тыныч йоклагыз, Василий Николаевич. Урыныгыз оҗмаһта булсын.», — дип сөйләде Илсур Метшин.

Василий Лихачев хәйрия белән дә шөгыльләнгән. Әлеге темага ТНВ хәбәрчесе Татарстан сәясәтчесе, мәдәният эшлеклесе Зилә Вәлиева белән аралашты.

— Зилә Рәхимҗановна, сез Василий Лихачев белән бер командада эшләгән кеше. Аның турында сөйләп үтегезче?

-Мин үзем журналист буларак аның кем икәнен, кайда эшләгәнен белә идем. Ул Олег Морозов, Рафаэль Хәкимов, Андрей Бусыгин белән берлектә Советлар Берлеге Коммунистик Фиркасенә эшкә чакырылган иде. Алар әле ул заманага хас булган хуҗалык тәҗрибәсе белән генә түгел, ә гуманитар белем белән дә эш итәргә кирәк булуын дәлилли алдылар. Минем аның урынбасары булып эшләгән чагым булды. Василий Николаевич мине күпкә өйрәтте. Белеме нигезендә ничек дөрес, ә ничек дөрес булмаганны аңлатырга тырышты.

-Кеше буларак нинди иде ул?

-Ачык, ихлас күңелле кеше иде дип хәтердә калды. Ятим балалар өчен, аз керемле гаиләләр өчен беренче яңа ел бәйрәмен үткәрү - Василий Николаевич башлап җибәргән эш. Әлеге типтагы бәйрәмнәр уңышлы үтсә, балалардан да күбрәк сөенә иде.

-Хәйрия белән шөгыльләнә идеме?

-Әйе, ул хәйрия акцияләрен гел хуплый иде. Тол калган хатыннар, балалары сугыштан әйләнеп кайтмаган әниләр өчен бәйрәм үткәргән идек. Аларның Бөек Ватан сугышында яулаган җиңүебездә өлеше зур. Чечня сугышыннан егетләрне коткарган чаклар да булды. Әниләре безнең янга килеп: «Улым югалды», — дигәч, аларны табып, коткара идек.

-Василий Николаевичның елаган чагын күргәнегез бар идеме?

-Тол хатыннарны барлаган идек, дидем бит. Җыелышта ханымнарның берсе трибуна янына килеп: «Җырласам ярыймы?» — дигән иде. Василий Николаевич: «Әлбәттә, җырлагыз», — диде. Ханым үзенең ире истәлегенә җыр башкарды. Җыр тәмамлангач, Василий Николаевичның күзләрендә мөлдерәмә күз яшьләре күренгән иде. Йомшак күңелле кеше иде!

Василий Лихачев Арча зиратында күмеләчәк. Хуш, Василий Николаевич.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин Минимисс