Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
13.05.2019

Иске Татар бистәсендә беренче тапкыр "Тукай урамы" бәйрәме узачак

18 май көнне Иске Татар бистәсендә «музейлар төне» акциясе кысаларында беренче тапкыр Габдулла Тукай урамы бәйрәме узачак. Бәйрәмнең ачылышы татар шагыйре музее ишегалдында яңа сәхнә мәйданчыгында узачак, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбе вакытында «Иске шәһәр» территориясе префекты Марат Усманов.

Чарада «Фантазия» хатын-кызлар джаз-оркестры чыгышлары, Татар академия театры артистлары катнашында әдәби спектакль планлаштырылган. Г. Камал исемендәге академия театры артистлары, шулай ук «Илһамият» клубы артистлары катнашачак. Алар татар халык җырларын һәм бөек шагыйрь шигырьләренә әсәрләрен башкарачак.

фото: wikipedia.org


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин