Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
10.05.2017

Кабер ташларының сакланыш мәсьәләсе вандаллыктан соң игътибарга алына

Ислам дине буенча да, безнең гореф-гадәтләребездә дә каберлекләргә игътибар итү бик зур хөрмәткә ия. Без кечкенәдән үк әтиләребез, бабаларыбыз белән зиратларга барып, каберләрне барларга, чистартырга тырышабыз.

Чәршәмбе, 10 нчы май, «Таяну ноктасы» тапшыруы «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел» темасына әңгәмә кора. Мондый зур әңгәмәгә күптән түгел генә Яшел Үзән районының Бәчек авылы зиратында булган вандаллык вакыйгасы сәбәп булып тора. Студиянең кунаклары: Фәрит Мифтахов — БТК Казан бүлеге рәисе, «Болгар» хәйрия фонды җитәкчесе, Ильяс хәзрәт Җиһаншин — Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры, Рәшит Минһаҗ - «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты, Раил Шәмсетдинов — депутат ярдәмчесе һәм педагогика фәннәре кандидаты, Тәбриз Яруллин — Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе, Хәйдәр Сибгатуллин — Яшел Үзән районы Бәчек авылы үзидарә җитәкчесе рәисе урынбасары. Исегезгә төшерәбез, Бәчек авылы зиратында вандаллар 93 кабер ташын язулы яклары белән кабер өстенә аударып чыкканнар иде.

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 10 нче май, «Таяну ноктасы» тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин