Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
27.04.2017

Казан быел шәһәр фонтаннарына 13 млнлап акча тотачак

Казан башкарма комитеты 2017 елда фонтаннарны карап тоту буенча бәйге игълан итте. Контрактның башлангыч бәясе 13 млнлап. Тендер турында мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында басылган.

Аукционда катнашу өчен гаризалар кабул итү 11 майда, аларны карау 12 майда төгәлләнә һәм аукцион 15 майда үтәчәк. Бәйгедә закон нигезендә бары кече эшмәкәрлек субъектлары яки социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган оешмалар гына катнаша ала.

Заказчы — Казан тышкы төзекләндерү комитеты. Контрактның максималь бәясе 12 млн 999 тыс. 948 сум 1 тиен. Акчалар Татарстан бюджетыннан керәчәк.
Фонтаннарны карап тору эшчәнлегенә: аларны туктату һәм эшләтеп җибәрү, аларны чистарту, чүпләрен чыгару, электр двигательләренә монтаж һәм демонтаж ясау, савытларын су белән тутыру, гидроизоляция ремонты, декоратив сыннарны һәм архитектура корылмаларын карап тоту, төзәтү, электр монтажлау эшләре һәм башкалар керә. Алар барысы да агымдагы елның октябренә кадәр эшләнергә тиеш.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин Минимисс