Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
11.06.2019

Казан укучысының телефоны ЕГЭ вакытында гипста шалтыраган

11 нче сыйныф укучысы математика буенча имтиханга гипс белән килгән һәм кулында телефон яшергән.

Яңа Савин районының 38нче мәктәбендә узган БДИны оештыручылар һәм күзәтүчеләр металл эзләгеч сигналын ишеткән, әмма шикле предметлар табылмаган. Имтихан барышында гипс эчендә телефон шалтыраган. Чыгарылыш сыйныф укучысын имтихан бозган өчен аудиториясеннән чыгарып җибәрелгән.

Бердәм дәүләт имтиханнарында телефон яки «шпоргалка"лар белән тотылучы укучылар шактый. Шуны да әйтеп китәргә кирәк, имтиханга берничә көн калу белән, «Ютуб"та шпоргалкаларны яшерү буенча видеолар популярлашып китә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин Минимисс