Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
14.06.2019

Казанда Әлфия Авзалова яшәгән йортка мемориаль такта урнаштырылды

Бүген Казанның Туфан Миңнуллин урамы 8а йорты диварына Татарстанның халык артисты Әлфия Авзаловага багышлап мемориаль такта урнаштырылды.

Чарада Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев та катнашты.

Әлфия Авзалованың дусты, шәкерте Салават Фәтхетдинов «Бүген кабатланмас, легенда, яраткан җырчым, яраткан кешем Әлфия Авзалова яшәгән йортка мемориаль такта куелды. Бик матур чара булды. Фикерләр алыштык», — дип язган үз инстаграм аккаунтында.

Исегезгә төшерәбез, Татар эстрадасының легендасы, 2004 елдан вафат булганга кадәр, әлеге йортта яшәде. Әлфия Авзалова 2017 елның 15 июнендә вафат булды.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин