Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
20.05.2019

Казанда шәһәр күләмендәге "Соңгы кыңгырау" урынына бал үткәрәчәкләр

Быел Казанда имтиханнар тәмамланганнан соң барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын бердәм бал көтә.
Гадәттә, шәһәр күләмендәге «Соңгы кыңгырау «25 майда уза. Быел аның урынына 26 июньдә Бердәм чыгарылыш кичәсе узачак. Шул ук вакытта 23−25 май көннәрендә мәктәпләрдә дә «Соңгы кыңгырау» узачак. Бу хакта бүген Мэриядә узган киңәшмәдә билгеле булды.
— Хәзер берничә мәйданчык карала. «Йолдызлар» чакырырга планнаштырабыз. Башта без бу эшне ахырына җиткерәчәкбез, ә аннары бу хакта рәсми рәвештә хәбәр итәрбез, — дип хәбәр итте мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин Минимисс