Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
07.06.2019

“Колыма хикәяләре” роман-хроникасы казах теленә тәрҗемә ителеп басылды

Ибраһим Сәләховның «Колыма хикәяләре» роман-хроникасы казах теленә тәрҗемә ителеп, Казахстанда басылды.
Әсәрне урыс теленнән (романның «Тайгак кичү» дигән журнал варианты урысчага «Черная Колыма» дип тәрҗемә ителгән иде) танылган язучы, Ибраһим Сәләховның дусты һәм хезмәттәше Түләгән Каҗибаев тәрҗемә иткән.
Китапның казахчасы «Ибраһим Сәләховның „Колыма хикәяләре“ романы — татар әдәбиятында шәхес культын „ачык текст“ белән яктырткан беренче әсәр, гәрчә башка халыклар әдәбиятында бу тема инде шактый киң яктыртылган иде» дип тәкъдим ителә.

фото: idel-tat.ru


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин Минимисс