Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
05.04.2017

Милли музей үзенең 122 еллыгын билгеләп үтә

5 нче апрель көнне Татарстан Милли музее үзенең 122 еллыгын билгеләп үтә. Бу көнне бирегә килүчеләрне бәйрәм программасы көтә, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугатхезмәте.

Беренчедән, музей кунакларына А.Ф.Лихачевка багышланган «Аның коллекциясеннән музей башланган» дигән күргәзмә тәкъдим ителәчәк. Шулай ук килүчеләрне балчыктан савытлар, бизәнү әйберләре ясау, яраткан музей өчен котлау открыткасы әзерләү буенча остаз дәресләре көтә, шулай ук алар уктан атуда да көчләрен сынап карый ала. Бәйрәмне оештыручылардан тагын бер сюрприз — музей фотосалоны, анда XIX киемнәрен киеп фотога төшеп булачак. Балаларны музей персонажы Мистер Диез һәм башкалар катнашынңа мавыктыргыч сәяхәткә чакыралар.

13.00дә «Витязь» хәрби-тарихи клубы уеннар оештыра.

14.00дә исә «Бүләк итү көннәре» традицион хәйрия акциясенә нәтиҗәләр ясау һәм иң борынгы, иң сирәк һәм иң кызыклы әйбер алып килүчеләрне бүләкләү башлана. Көн дәвамында «Бүләкләр күргәзмәсе — 2017» эшләячәк. Ә кунакларны торт белән сыйлаячаклар.

Бәйрәм хөрмәтенә 5 апрель көнне музейга керү бушлай булачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин Минимисс