Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
20.05.2019

Район башлыклары ифтарлар уздыра

Татарстанда район башлыклары исеменнән ифтарлар уздыру дәвам итә. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мисал өчен, Рамазан аеның 13 көнендә, шимбәдә шундый авыз ачу мәҗлесен Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов җыйды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән ашка килүчеләрне аның урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде. Ул ураза тотуның фазыйләтләре һәм Рамазан аенда рухи пакьләнү турында вәгазь сөйләде.

Район башлыклар исеменнән шундый ифтарлар Бөгелмәдә, Түбән Камада, Әлкидә, Спасс, Тәтеш, Кукмара, Балык Бистәсе, Әгерҗе, Теләче, Биектау районнарында узды. Аеруча зур итеп аш Балтачта үтте - 2 көн эчендә 600 кеше җыелды. Мәҗлесләр шулай ук Ютазы, Баулы, Буа, Югары Ослан, Теләче, Зәйдә, Чистайда, Чүпрәледә, Сарманда, Питрәчтә һ.б. көтелә.

фото: http://dumrt.ru/


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин