Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
25.04.2017

Россия ислам институтында Коръәнне яттан өйрәнүнең яңа методикасы тәкъдим ителде

Казан шәһәре казые, Россия Ислам институты укытучысы Габдулла хәзрәт Әдһәмов Коръән-хафиз булуның, ягъни Коръәнне яттан өйрәнүнең яңа методикасын барлыкка китергән. Бу хакта ул Россия ислам институтында оештырылган түгәрәк өстәл барышында хәбәр итте.

«Без укыган чорда, вакыты булганнар тулысынча укуга бирелә иде, ә кемдер эшли иде. Мәсәлән, мин икенче курста укыта башладым. Шулай булгач, мәдрәсәдә куелган программадан артыгын өйрәнә алмый идек. Бу 90 елларда, мәгърифәт системасы әле урнаша башлаган гына иде һәм без беренче эксперименталь кешеләр идек. Шул сәбәпле, мәдрәсәне тәмалаганда ике ярым джуз гына белә идек.Әмма Коръәнне өйрәнергә теләк һәрвакыт бар иде. Гаиләле, эшле кеше Коръән хафиз була аламы? Әгәр башка ислам дәүләтләренең тәҗрибәләрен карасак, аларда инженерлар, табиблар Коръән хафизлар бар», — дип аңлатты Габдулла хәзрәт бу методикага алыну сәбәбен.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин Минимисс